Концерт сезоны гөрләп дәвам итә. Артистлар әле бер, әле икенче шәһәрдә концертлар куя. Гастрольләрдә йөргәндә кызыклы хәлләр дә булмый тормый. Эстрадабыз йолдызлары бик теләп ул хәлләрне тамашачыларга да күрсәтә. Мәсәлән, шушы көннәрдә Алсу Әбелханова интернетка Төмән шәһәрендә узган концертның репетициясеннән видео урнаштырды. Анда Алсу җырлый, ә аның янында Булат Бәйрәмов биеп йөри. “Шоу-балет Булат Бәйрәмов”, – дип игълан итә Алсу видеода. Әлеге язма интернет кулланучылар арасында зур кызыксыну уятты. Күп тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр, диләр. Видеоны сезгә дә күрсәтәбез! http://tmtv-online.ru/2017/wp-content/uploads/2018/02/Булат-Байрамов.mp4