Зинира һәм Ризат Рамазановлар дөрес туклануга күчкән. Җырлы гаилә хәзер кичке алтыдан соң ашамый һәм боткаларга өстенлек бирә икән. “Гастроль тормышы үзен сиздерә. Бераз сәламәтлеккә игътибар биреп алырга булдык”, – дип сөйләде алар. Ризат фитнеска да йөри башлаган. Күп эстрада йолдызларын спортка тарткан Әсхәт Дөбер-Шатырның укучылары арасында хәзер Ризат та бар. “Көн аралаш иртәнге алтыдан сигезгә кадәр Әсхәт Дөбер-Шатырда “дөбер-шатыр” киләм. Әсхәт абый белән шулай сөйләштек: ул безгә фигура ясый, ә без аның юбилеен үткәрәбез”, – ди Ризат. Башлап җибәргән әлеге яхшы гадәтләрендә Рамазановларга уңышлар телибез! Сәламәт тәндә – сәламәт акыл!