Татар эстрадасында яңа бәхәс куера. Бу юлы моңарчы да берничә артист белән сүзгә килергә өлгергән Elvin Grey һәм җырчы, Гүзәл Уразованың ире Илдар Хәкимов арасыннан “кара мәче үтте”.

Егетләрнең бәхәсенә сәбәп – күптән түгел булган бер матбугат конференциясендә Илдар Хәкимовның Elvin Grey турында әйткән сүзләре. Хәкимов татар эстрадасына яшен булып килеп кергән яшь җырчының популярлык “серен ачты”. Ул моңарчы эстрадада үсмерләр өчен проект булмавын, ә Elvin Greyның шул проектны булдырып, уңышлы эшләп китүен әйтте.

Илдар Хәкимов яшь җырчы һәм Салават Фәтхетдинов арасындагы бәхәсне дә искә төшерде. “Салават Зәкиевич бер Уфада гына рәттән унбиш-егерме концерт биргән кеше. Элвин Грей 30 сезон эшләгәннән соң сөйләшербез. Заманында рус эстарадасында да популяр җырчылар бар иде. Кайда соң алар хәзер? Мин иртәгә Элвин Грей булмас дип әйтмим. Әмма ул кинәт килеп кереп популяр булган кеше”, – дип белдерде ул.

Гүзәл Уразованың иренең әйткән сүзләренә Elvin Grey интернет аша җавап бирде. “Беләсезме, Илдар, мин Сезне иҗат кешесе буларак кына түгел, ә гомумән кеше буларак хөрмәт итәм! Әмма матбугат конференциясендә сез әйткән сүзләрдән соң миңа бик кызык: бу сүзләрне мин үзем булганда да әйтер идегезме икән? Әгәр сез мине ниндидер арзанлы комментарийләр һәм буш ташлар белән борчырга уйлыйсыз икән, белеп торыгыз: сезнең ул сүзләрегез мине көчлерәк кенә итә.

Мин исә сезнең дәрәҗәгә төшмим. Сезгә зур уңышлар, минем кебек кешеләргә вакытыгыз калмасын.

Һәм 30 еллык гастроль туры турында… Хөрмәтле Илдар, мин сезнең урында алдан кычкырмас идем. Үземнең 28 яшемдә, мин сезнең кебек үк, инде берничә сезон концерт куйдым. Тик миңа “сезон” сүзе ошамый. Сезон сүзе минем өчен ау белән бәйле. Ә минем тамашачым – җәнлек түгел. Вакыты җитәр, 50 сезон концертларны да куярмын, Алла боерса.

Ә әлегә 30 сезоннан соң мине җырчы дип атавыгызны көтәм. “Атказанган артист” исемен чын артистларга гына бирәләр! Һәм үзегезнең бик талантлы хатыныгызга сәлам әйтегез!” – дип язган Башкортстанның атказанган артисты Elvin Grey.

Интернетта тамашачылар фикере, әлбәттә, икегә бүленде. Уразова-Хәкимов тыңлаучылары − үзләренең, Elvin Greyның “бурундуклары” (җырчының тыңлаучылары үзләрен шулай атый) үзләренең яраткан артистларын яклый. Кемнәрдер бу күренешнең чираттагы пиар булуын белдерә.

Ә иң кызыгы шунда: Elvin Grey һәм Гүзәл Уразованың ике ел элек яздырган”Красивая, хороший” исемле дуэты тамашачылар арасында бик популяр. Әлеге бәхәстән соң Elvin Grey һәм Гүзәл Уразованың иҗади тандемына нокта куелырмы һәм егетләренең бәхәсе ни белән тәмамланыр? Барысын да вакыт күрсәтер.

Ә сез кем яклы? Егетләрнең кайсысы хаклы дип уйлыйсыз?

Знаете, Ильдар, я уважаю Вас не только как творческого человека, но и как человека вообще! Но после всех сказанных Вами слов на пресс-конференции, мне стало дико интересно: в моём присутствии Вы так же прокомментировали бы заданный вам вопрос?? Если Ваше «Я» пытается задеть моё какими-то дешевыми комментариями и пустыми камнями в мой огород, то знайте, что тем самым Вы сделаете меня намнооого сильнее !)) Я же не буду опускаться до Вашего уровня. Просто хочу пожелать Вам удачи и нереального успеха, чтобы на таких людей, как я, у Вас не было времени ..) И да, ещё.. насчёт 30-летнего гастрольного тура. На Вашем месте, уважаемый Ильдар, я бы не зарекался. В свои 28 я так же, как и Вы, откатал немало сезонов.. Хотя слово "СЕЗОН" мне не особо нравится. Сезон у меня ассоциируется с охотой. А мой слушатель – не дичь. ☝Не сезонами я все измеряю, а качественным и количественным ростом ? Придет время, откатаю и 50, Алла бирса??. Ну, а я пока, после "30-го сезона", буду непременно ждать и надеяться, что Вы, наконец, назовёте меня певцом) "Заслуженных" недоартистам не дают!☝ А по поводу моих слушателей 12-20 лет спросите у тех, кому в нашей дружной семье далеко ЗА. И передайте, пожалуйста, пламенный привет своей нереально талантливой супруге ? #ElvinGrey #ИльдарХакимов #ЭлвинГрей #РадикЮльякшин

A post shared by Elvin Grey (@elvin_grey_music) on