Илдар Хәкимов һәм Elvin Grey арасындагы бәхәс турында язган идек. Бүген иртән Хәкимов үзенең Инстаграмында Greyга җавап язды. Җырчының постын үзгәртмичә бирәбез:

Радик дустым! Безнең араны кемгәдер бозырга кирәк булгандыр бәлки, минем әйткән сүзләрнең мәгънәсен һәм эчтәлеген үзгәртеп башка кеше әйткән сүзләрне миңа өстәп шушындый материал эшләгәннәр. Бу мәгълүматны язган журналистлар миннән гафу үтенделәр. Минем сиңа һәм синең иҗатка карата мөнәсәбәтемне бик яхшы беләсең 😉 Без синең белән ничек дуслар булган идек, шулай дус булып калырга тиеш! Синең җырларыңны үзебез дә яратып тыңлыйбыз! Күрешкәнгә кадәр!