21 апрель көнне “Пирамида”да TMTV татар музыкаль телеканалы премиясенең лауреатларын бүләкләү татанасы булып узды. Бәйрәм киче кызыл келәмнән башланып китте. Традициягә кергән бу чарада йөздән артык җырчы катнашты. Яраткан башкаручыларын күрергә килүчеләргә сюрприз ясап, кызыл келәм алып баручылары Премиягә 3 билет та уйнатты! Тантана үзе кичке биштә йолдызлар катнашындагы үзенчәлекле номердан башланып китте. Грандиоз тамашаны быел 6 алып баручы – Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров, Айрат Ильясов, Иркә, Рамил Шарапов һәм Рифат Зарипов алып барды. Ә бүләкләүчеләр арасында танылган спортчылар һәм мәдәният хезмәткәрләре бар иде. Олимпия чемпионы Гөлнара Самитова-Галкина, мәсәлән, бер чыкканда 5 номинациянең җиңүчесен игълан итте. Алар арсында “Ел ачышы” – яшь җырчы Гүзәл Әхмәдиева да бар иде. ТР атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина “Музыкаль биеклек” статуэткаларын шулай ук биш җиңүчегә тапшырды. Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Айрат Сафин һәм DJ Радик дуэты быел TMTV каналында чыгып килүче “Топ-клип” хит-парады лидерлары” номинациясендә җиңү яулады. Эстраданың иң зәвыклы җырчыларын танылган Казан модельеры Рөстәм Исхаков игълан итте. Шулай итеп, хатын-кызлар арасында җиңүне Ландыш Нигъматҗанова яуласа, ир-ат башкаручылар арасында – Рамил Айметдинов иң стильле җырчы булып табылды. Дуэтлар турында да онытмадылар: эстраданың иң зәвыклы пары исеменә Салат Миңнеханов һәм Гүзәлем лаек булды. Тантанада быел да TMTV телеканалының иң яхшы алып баручысын билгеләделәр. Быел бу җиңүгә Рифат Зарипов иреште. Сүз уңаеннан, Рифат премиядә җырчы буларак та номинант иде. Символик бүләкне аңа TMTV телеканалының баш мөхәррире Алмаз Гыйлметдинов тапшырды. “Эстраданың алтын тавышы” – Филүс Каһиров, “Хит-парадлар лидеры” – Иркә, “Иң яхшы концерт программасы” – Зәйнәп Фәрхетдинова, “Халык мәхәббәте” – Айдар Галимов, “Ел җырчысы” – Салават… Тантананың иң дәрәҗәле исемнәренә кем лаек булуын Премия азагында “Татар радиосы” радиостанцияләр челтәре директоры Динә Гәрәева игълан итте. Шулай ук бу кичне ТР Халык артисты Хәмдүнә Тимергалиевага “Татар сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен” TMTV каналының махсус бүләге тапшырылды. Тантанада шулай ук соңгы арада аеруча популярлашып киткән Элвин Грей да чыгыш ясады. Аның “Иң популяр җырчы” номинациясендә җиңүе дә гаҗәп түгел! Җырчы егеткә “Эстрада сәнгатенең үсешенә өлеш керткән өчен” ТР Министрлыгының мактаулы гармотасын да тапшырдылар. Шулай итеп, 41 номинациядә җиңү яулаган илледән артык артистк“Музыкаль биеклек» статуэткалары белән бүләкләнде. Биш сәгатькә якын барган грандиоз тамаша ел җырчысы Салаватның җыры белән тәмамланды.