Беркемгә дә сер түгел, Татарстанның атказанган артисты Иркәнең икенче ире үзеннән кечерәк. Кияүгә чыкканда аның Айсылу исемле кызы булганын – шулай ук күпләр белә. Артур белән Иркә гаилә корып яши башлауга инде шактый еллар үтте. Ләкин Иркә, кияүгә чыккач ишеткән сүзләрен, әле дә йөрәге әрнеп искә ала…

Бер концерт барышында сәхнә артында Иркәне кияүгә чыгуы белән тәбриклиләр, ләкин  җырчыга авыр сүз дә ишетергә туры килә:

– Ә син, берничә елдан кызың үсеп җитәр дә, иреңне алып китәр дип курыкмыйсыңмы”, – диде. Андый уй башыма да килгәне булмады. Ничек шундый пычраклык уйлап була? Әле генә тормыш корган бәхетле гаиләгә ничек шундый сүз әйтеп була. Кайтып озак

Аны кичерә алмадым, ул гафу үтенмәде. Усал итеп, миннән көлеп әйтте, мин сүзсез калдым, күңелемдә калды. Өч көн еладым, уйландым.

Коридорда кара-каршы очрашкач та, мин аның белән, ишетмәсә ярар иде дип кенә исәнләшәм. Ходайдан куркам, ярамый бит исәнләшмәскә”, – дип ачынып, үпкә белән сөйләде бу вакыйганы Иркә. Бу сүзләрне аңа кем әйткәнен, һәм җырчының барлык серләрен СЕР БУЛЫП КАЛСЫН тапшыруын карап, белә аласыз.