Кичә, Филармония концертлар залында, татар эстрадасының танылган дуэты Алсу-Азат Фазлыевларның сольный концерты узды.
Концерт бик күңелле узды. Фазлыевлар тамашачы яраткан җырларын башкарды, биеде, тормышларындагы кызыклы вакыйгаларны сөйләде. Ләкин тамашаның “йөземе” анда түгел –  барысы да истә калдырган мизгел – Азат Фазлыевның пародия күрсәтүе булгандыр..!
Тамашачылар җырчыны бөтенләй икенче яктан ачты!

Әлеге кыска видеога карап азатның кемнәргә пародия ясавын аңлый аласызмы?