Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова үзенең инстаграм аккаунтында еш кына балаларының кызыклы видеоларын куя. Әле кичә генә җырчы төпчек улы – Гөмәрнең башка әнигә китергә теләвен аңлаткан видеосын кертте. Юк, Гөмәр күрше Илсинә апасына бөтенләйгә китмәкче түгел, ул “Мин синең дә аның да малае булам” дип такрарлый. Ә сабыйның китәргә теләвенең сәбәбе – күршеләрдә сыерлар да, сарыклар да бар – Гөмәр әнә шуларны тәбрияләргә – печән ашатырга тели икән. Ләкин Ландыш Нигъмәтҗанова улын башкага бирмәячәген белдерә: “Юк, бирмим мин сине. Син минем улым”, – дип җөпли ул.