20нче тапкыр үткәрелүче “Татар Җыры” фестиваленә санаулы көннәр калап бара. Бүген шул уңайдан оештыручылар һәм артистлар катнашында матбугат очрашуы үткәрелде. Башка еллардан аермалы буларак, бу юлы узган бер елга гына түгел, ә тулаем 20 елга нәтиҗә ясалачак. Бәйрәм сәхнәсендә соңгы ике дистә елның иң популяр җырлары яңгыравы – юбилей концертының төп үзенчәлеге.
Узган атнада фестивальдә катнашучы артистларның исемнәре игълан ителгән булса, бүгенге очрашуда гала-концертның алып баручылары да билгеле булды. Масштаблы шоуны ТР атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова һәм ТР халык артисты Искәндәр Хәйруллин алып барачак. Лина Арифулина сүзләренә караганда, тамашачыны бик күп сюрпризлар көтә! Ә тантананың төп герое – тамашачы булачак, диде ул.
Гомумән, быелгы җыр бәйрәме алдагыларыннан шактый аерылып торуын да ассызыклады оештыручылар. Елның иң көтелгән вакыйгаларының берсе – “Татар Җыры” фестивале 21 декабрь көнне Пирамидада узачак. Грандиоз тантанагы билетларны Пирамида кассасында һәм касир.ру сайтыннан алырга була.