Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның тормыш иптәше Эльмира Каһирова инстаграмда гаиләсендәге хәлләр белән таныштырып тора.

 Бу юлы ул уллары Айдар белән сөйләшү турында язган. Эльмира Каһирова әйтүенчә, олы уллары әти-әнисенә башка бәхәсләшмәскә кушкан.

Әнисенең «без бәхәсләшә башласак, кисәтү ясарсың», – дигән сүзенә Айдар: «Яхшы, әника! Ләкин мин ике тапкыр кабатламаячакмын», — дип җавап биргән.

 «Филүс, шулай булгач, башка ачуланышмыйбыз», — дип комментарий калдырган Эльмира.