Мәскәүдә яшәп иҗат итүче яшь җырчы Марат Яруллин ныклап сәламәтлегенә тотынган. Аның инстаграм аккаунтын карап барсагыз – “нечкә билгә” дә әйләнә аласыз. Чөнки Марат дөрес тукланырга , йокы сәгатен арттырырга тырыша һәм ешрак спортзалга йөри башлаган. Ләкин кайвакыт җырчы да “сына” – төрле кафе, тиз ашау урыннарына барып бургерлар да ашый. Егет бирешми – җәйгә менә дигән формада булыр кебек.