Ризат-Зинира гаиләсендә кечкенә генә күңелсезлек килеп чыккан. Зинираның инстаграм аккаунтын “урлаганнар”. Бу хакта Ризат үзенең инстаграмында хәбәр итте. Хәзер инде ул Ризатныкы гына түгел – җырчылар аны уртак биткә әйләндергән. “Сорауларыгыз, тәкъдимнәрегез булса бирегә языгыз. Зинираны югалтмагыз”, дип сөйли җырчы.