Тиздән 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан бездә шәп мөмкинлек – әтиегез, бабагыз, дустыгыз, сөйгән ярыгызны “ТатМузТВ” телеканалы аша котлый аласыз!

Юк-бар әйбер, кирәкмәгән бүләк сайлап баш ватканчы видеокотлау әзерлә!

Котлау видеоязмасын безнен ватсап номерына җибәр 89600500405. Һәм аларның барысы да 17 нче февральдән 23 февральгә кадәр Хатлайн тапшыруында күрсәтеләчәк. Син үз якыныңны ТВ аша котлаячаксың! Моннан да шәп бүләк була аламы?