5 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы музыка тормышындагы иң көтелгән вакыйгаларның берсе: «ТатМузТV»музыкаль телевизион премиясен тапшыру тантанасы узачак. «ТМТV» телеканалы 2019 елның иң яхшы 30 җырына истәлекле статуэткалар тапшырачак.
«Барс Медиа» компанияләр төркеме тамашачыларга биш ел дәвамында заманча эстрада музыкасын бүләк итеп килә: ут һәм декорацияләрнең масштаблы бәйрәме тамашачыга кызыклы булыр дип көтелә. Популяр музыканы яратучыларны татар эстрадасының TOP чартларыннан килгән артистларның чыгышлары, сценография, визуаль бизәлеш, сыйфатлы тавыш, сәхнә номерларының матур куелышы, төгәл тайминг һәм, әлбәттә, яраткан хитлары көтә.
Быел юбилей тамашасы үзенчәлекле булачак: «non-stop» форматындагы 30 башкаручы тамашачыга үзенең музыкаль тарихын сөйләячәк; 5 номинациядә иң яхшы башкаручыларны билгеләячәк; 5 пар алып баручы тамашачыларны яраткан сыннары белән бүләкләячәк.
Премиянең лауреатлары-ТМТV каналы хит-парадына берничә тапкыр эләккән башкаручылар. Премия тарихында беренче тапкыр телеканал сайтында башкаручылар өчен тамашачылар да тавыш бирәчәк. Аларның осталыкларын тыңлаучылар белән беррәттән жюри дә караячак. Димәк, сәхнәдә яңгыраган һәр җыр-100% хит.
Яраткан башкаручы өчен телеканал сайтында март башында ук тавыш бирергә мөмкин булачак. Нәкъ менә тамашачы яңа йолдызны кабыза яки яраткан башкаручыга искиткеч музыкаль бүләк тапшыра алачак.