Җырчы Диләрә Илалетдинова инстаграм аккаунтында шатлыклы хәбәре белән уртаклашты.“Тәүге тапкыр әни булдым! Төпле аягың белән, улым! Без — иң бәхетле әти-әни!» — дип язган ул. Әлеге фото астында шактый гына комментарийда җыелган: “Котлыйбыз, Дилярочка! Исән-сау үстерергә насыйп булсын! Молодец!», «Котлыйм! Исән-сау, бәхетле, тәүфыйклы бала булып, әти-әнисенең горурлыгы булып үссен!».