Элвин Грейның сөйгән яры – Инзилә, никах күлмәгеннән фотога төшеп инстаграмга фото кертте. Инзилә үзе никах күлмәге киюен бернинди комментария белән дә аңлатмаган. «Фотосессия өчен рәхмәт», — дип кенә язган. «Иң чибәр кәләш!», «Бик матур кәләш! Мәхәббәт һәм гаилә бәхете сезгә!», «Инзилә, син бик чибәр, күз тимәсен!», «Кемгә кияүгә чыктың?», «Туй буламы?», «Элвин белән бик охшагансыз», «Бәхетле булыгыз!» — дип котлауларын калдырган инстачылар.