Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасихов инстаграм социаль челтәренә бәби тоткан фото кертеп күп кенә тамашачыларын аптырашта калдырды. Җитмәсә фото астына ул: “А у нас пополнение! Таныш булыгыз – Мәликә!” дип язып куйган. 

Бу фотосурәттән соң җырчы тагын туу турындагы таныклыкны да фотога төшереп куйган. Анда Фасихова Мәликә Нияз кызы дип язылган. Бәби Раязның туганыныкыдыр бәлки?!