TMTV МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕН ТАПШЫРУ ТӘРТИБЕ ТУРЫНДАГЫ НИГЕЗЛӘМӘ

  1. НИГЕЗЛӘМӘДӘ КУЛЛАНЫЛУЧЫ ТӨП ТӨШЕНЧӘЛӘР

Премия – Еллык «TMTV» татар музыкаль премиясен тапшыру Тантанасы (алга таба – Премия)

Оештыручы – «Барс Медиа» Компанияләр төркеменә керүче «Татар Музыкаль ТелеВидениясе» телекомпаниясе.

Оештыру комитеты (Оргкомитет) – Оештыручы тарафыннан Премияне уздыруны оештыру һәм координацияләү вәкаләтләре йөкләнгән, номинантлар Исемлеген формалаштыру буенча карарлар кабул итү вәкаләте бирелгән TMTV редакциясе вәкилләреннән торучы физик затлар төркеме.

TMTV аудиториясе – премиянен tmtv.tatar (алга таба – Премия сайты) сайты һәм социаль челтәрләрдә ачык электрон тавыш бирү юлы белән Премия Лауреатларын билгеләү буенча карарлар кабул итү вәкаләте бирелгән физик затлар төркеме.

Экспертлар советы – Премия Лауреатларын ябык электрон тавыш бирү юлы белән билгеләү карарын кабул итү вәкаләте бирелгән бәйсез Россия һәм Татарстан шоу-бизнесы вәкилләре, Татарстанның композиторлар, музыкантлар, мәдәният һәм җәмәгать әһелләреннән торучы физик затлар төркеме.

Претендентлар – Оештыручы тарафыннан тәкъдим ителгән татар телендә җырлаучы артистлар.

Номинантлар – TMTV Аудиториясенең күпчелек тавышын җыйган артистлар.

Җиңүчеләр (Лауреатлар) – Экспертлар советы фикеренчә, Номинантлар арасындагы иң уңышлы артистлар.

  1.  «TMTV» ТАТАР МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ РЕГЛАМЕНТЫ

Еллык «TMTV» музыкаль телевизион премиясе (алга таба – Премия) «Барс Медиа» Компанияләр Төркеме тәкъдиме белән булдырылган ирекле вакытлы чара булып тора. Премия ел нәтиҗәләре буенча татар эстрадасындагы югары музыка казанышлары өчен бирелә.

Конкурста 18 яше тулган, татар телендә җырлаучы һәм ел дәвамында TMTV каналындагы хит-парадларда даими катнашкан музыкант-башкаручылар  (алга таба – претендентлар) катнаша.

Претендентларны татар музыкаль Премиясенә тәкъдим итү, һәр номинациядә номинантларны һәм Җиңүчеләрне билгеләү (алга таба Номинация) берничә этапта башкарыла.

I этап (сайлап алу) 2020 нче елның 13 гыйнварыннан 1 мартына кадәр үткәрелә:

    1. Претендентларны Премия Оештыру комитеты тарафыннан тәкъдим итү.
    2. Эшләрне тәкъдим итү фактын Претендентлар белән килештерү.
    3. Претендентлар исемлеген раслау.

II этап (TMTV Аудиториясенең он-лайн тавыш бирүе) 2020 нче елның 1нче мартыннан 31нче июльгә кадәр уза.

Премия сайтында ачык он-лайн тавыш бирү.

III этап (Эксперт советының читтән тыш ябык тавыш бирүе) 2020 нче елның 3нче августтан 14нче августка кадәр уза.

  1. Экспертлар советы әгъзаларының электрон тавыш бирүе.
  1. Автоматлаштырылган система ярдәмендә тавышларны санау.
  2. Тамашачыларның он-лайн тавыш бирүе һәм Экспертлар советының электрон тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә Җиңүчеләрне билгеләү.

Премиядә катнашучылар өчен 35 номинация билгеләнә.

Премия өчен күрсәтелгән эш, жанрына туры килгән бары бер номинациядә генә тәкъдим ителә ала.

Катнашучыларның тантанада чыгыш ясау тәртибе Оештыру комитеты тарафыннан билгеләнә. Җиңүчеләр Премияләрне тапшыру тантанасында сәхнәдән игълан ителә. Барлык номинацияләрдә җиңүчеләр беренче тапкыр тантанада игълан ителә.

Премия номинантлары, саны һәм номинацияләрнең исемнәре, тавыш бирү сроклары, тавыш бирү нәтиҗәләре һәм башка шартлар турындагы мәгълүмат премиянең tmtv.tatar сайтында (алга таба – Премия сайты) урнаштырыла.

 

  1. ПРЕМИЯНЕҢ МАКСАТЛАРЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ

Премиянең максаты

Премия татар мәдәниятен саклау һәм үстерү, эстрада җырларын сәләтле башкаручыларны ачыклау, аларның иҗади осталыгын үстерергә ярдәм итү һәм эстрада музыка иҗаты өлкәсендә мәдәни багълантыларны үстерү өчен ачык киңлекне оештыруга ярдәм итү максатын куя.

 

Премиянең бурычлары

  1. Татар халкының мәдәни үзенчәлеген саклау өчен шартлар булдыру һәм аның иҗади потенциалын тормышка ашыру;    
  2. Балалар һәм яшьләрнең рухи-әхлаки кыйммәтләрен һәм эстетик ихтияҗларын үстерү;   
  3. Татарстан Республикасының эстрада музыка мирасын популярлаштыру;  
  4. Артистлар арасында дустанә, иҗади атмосфера тудыру.

Бүләкләр

Премия бүләкләре булып махсус Премия җиңүчеләре өчен ясалган статуэтка тора.

  1. ЭКСПЕРТЛАР СОВЕТЫ

Эксперт советының максаты булып Номинантларны профессиональ бәяләү, Җиңүчеләрне ябык һәм яшерен электрон тавыш бирү юлы белән билгеләү тора.

Экспертлар советынын еллык составын билгеләү Оештыру комитеты компетенциясендә тора.

Эксперт советы әгъзасы ирекле рәвештә барлык эшләргә гадел анализ ясау һәм дөрес бәя бирү җаваплылыгын ала. Эксперт советы әгъзалары, үз эшчәнлекләрен, шәхси профессиональ тәҗрибәсе, үз карашы, Нигезләмә таләпләре, шулай ук әхлак һәм этика нормаларына таянып башкара. Эксперт Советындагы һәр әгъза проектка бәя бирү буенча карарны индивидуаль рәвештә кабул итә һәм өченче затларга хисап бирү мәҗбүриятендә түгел.

Оештыру комитеты Эксперт советы әгъзалары тарафыннан бирелгән һәм бирелмәгән тавышлар саны турында мәгълүмат алу хокукына һәм аларның исемнәрен белү мөмкинелегенә ия.

Оештыру комитеты теләсә кайсы вакытта теләсә нинди номинациядә теге яисә бу эш өчен бирелгән тавышлар саны турында мәгълүмат алу хокукына ия.

Оештыру комитеты тавыш бирү нәтиҗәләренә катнашу хокукына ия түгел.

  1. ТАВЫШ БИРҮ ҺӘМ ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ БИЛГЕЛӘҮ ТӘРТИБЕ

Номинантларны TMTV Аудиториясе тарафыннан тавыш бирү юлы белән билгеләү

Оештыручылар тарафыннан төзелгән исемлек Премиянең рәсми битендә TMTV Аудиториясенә тавыш бирү өчен урнаштырыла. TMTV Аудиториясенең тавыш бирүе бер этапта –  2020 нче елның 1нче мартыннан 31нче июльгә кадәр ачыктан-ачык уза. Аудитория тәкъдим ителгән Претендентлар өчен тавыш бирә. Теркәлгән һәр кулланучы һәр номинациядә тәүлегенә бер тапкыр гына һәм номинациядәге бер Претендент өчен генә тавыш бирә ала.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча һәр Номинациядә күпчелек тавыш җыйган 5әр Номинант сайлап алына. Әгәр дә биштән артык Претендент берүк сандагы күпчелек тавышны җыйса, номинациядә Экспертлар советына тавыш бирү өчен 5 яисә аннан күбрәк Номинант сайлап алына.

Статистика алып бару максатлары өчен Премиянең Оештыру комитеты вәкилләре тарафыннан Премиянең Рәсми битендәге базадан алынган мәгълүматлар кулланыла. Оештыру комитеты, Премиянең Рәсми битендәге базадан алынган мәгълүматларны, Эксперт советына тапшырганчы тикшерү хокукына ия.

  1. ЭКСПЕРТЛАР СОВЕТЫНЫҢ ЯШЕРЕН ТАВЫШ БИРҮЕ

Экспертлар советына 5 номинациядә Лауреатларны билгеләү хокукы бирелә. Эксперт советының яшерен читтән тыш тавыш бирүе, TMTV Аудиториясе тавыш биреп бетергәннән соң, ләкин 14нче августтан дә соңга калмыйча башкарыла. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре Премияне Оештыручыга тапшырыла. Экспертлар советының 2/3 әгъзасы катнашкан очракта гына, тавыш бирү уңышлы узды дип санала.

Тавыш бирү Премия Сайтында үткәрелә. Экспертлар советының һәр әгъзасына Тавыш бирүдә катнашу өчен Премиянең ябык өлешенә керү өчен индивидуаль логин һәм пароль бирелә.

Экспертлар Советының һәр әгъзасы һәр номинациядә бердәнбер номинант өчен һәм бары бер тапкыр тавыш бирә ала.

Жюри әгъзаларына үзләренең логин һәм парольләрен өченче затларга бирү, тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итү, үз тавышларын ышаныч һәм “джентельмен” килешүләре белән тапшыру яисә өченче затлар мәнфәгатьләрендә теге яисә бу номинантны сайлау тыела.

Премия Лауреатлары – ул тамашачылар һәм Экспертлар советының тавыш бирүе вакытында иң күп тавыш җыйган номинантлар.

Премия җиңүчеләренең исемнәре аларга Премия бүләкләрен тапшырганчыга кадәр игълан ителми.

Премия бүләкләрен тапшыру тантанасында Лауреатның үзе, яисә аның вәкаләтле вәкиле катнашу төп шартларның берсе булып тора. Лауреатның үзе яисә аның рәсми вәкиле Премияләр тапшыру Тантанасында катнашмаса, Оештыручы аның нәтиҗәләрен гамәлдән чыгару хокукына ия.

 

  1. ПРЕМИЯ ЛАУРЕАТЛАРЫН ТАНТАНАЛЫ БҮЛӘКЛӘҮ

Премия Лауреатларын игълан итү һәм аларны бүләкләү 2020 нче елның 20нче августында Бәйрәм тантанасында башкарыла. Экспертлар советы тавыш биргән җиңүчеләргә тиешле номинациядә “TMTV Премиясе Лауреаты” исеме бирелә һәм статуэтка тапшырыла.