Татар-башкорт эстрадасынң популяр җырчысы Элвин Грейны ТНТ телеканалындагы «Бородина против Бузовой» тамашасына кунак итеп чакырганнар. Тапшыруда «Дом 2» проектында катнашучылар арасындагы мөнәсәбәтләр турында фикер алышалар, һәм бу юлы Юлъякшинның дус кызы Алинә Галимова игътибар үзәгендә булачак. Күрәсең, җырчы тамашада аларның мәхәббәт тарихы турында тәфсилләбрәк сөйләячәк.

Исегезгә төшерәбез, Элвин Грей һәм Алинә Галимова өч ел элек очрашып йөргәннәр. Аерылышканнан соң, кыз Егор Кридның йөрәге өчен көрәшергә «Холостяк» тамашасына китә, тик сайлап алу турын узмый. «Дом 2»да ул Захар Саленкога карата кызыксыну белдергән, әмма тегесе җавап тойгылары күрсәтмәгән, аның каравы аңа Никита Рудаков игътибар күрсәтә башлаган.

Элвин һәм Алинә катнашлыгындагы шоу чыгарылышы бүген эфирга чыгачак, дип яза “Кызыл таң” газетасы.