Лина Арифулина

Россиянең актрисасы, режиссер, продюсер, тапшырулар («Фабрика звезд» һәм «СТС зажигает суперзвезду») авторы, ТЭФИ премиясе лауреаты.
Марат Бәшәров

Россиянең театр, кино, телевидение һәм дубляж актеры, телетапшырулар алып баручы. Татарстан Республикасының атказанган артисты, Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты.
Аида Гарифуллина

Россиянең опера җырчысы (сопрано). Татарстанның атказанган артисты. Вена дәүләт операсы солисты.
Байгали Серкебаев

Советлар Берлеге, Казахстан музыканты, продюсер, җырлар авторы. Казахстан Республикасының атказанган эшлеклесе. «A’Studio» һәм башка берничә коллективны продюсерлау белән шөгыльләнә.
ТМТВ премиясе – алга таба бер этәргеч һәм ирешелгән уңышларда туктап калмас өчен яхшы мотивация, шулай ук иҗат өстендә эшләү өчен күп көч кую. Артистлар өчен бу премия – үзенә күрә бер ориентир, бүгенге көн пульсы. Татар музыкасы – ул аерым мәдәни пласт. Мин милләтем белән бәйле һәр нәрсәне яратам һәм аның белән горурланам. Бу минем өчен балачак хисе, чөнки мин үз гаиләм традицияләрендә тәрбияләндем. ТМТВ премиясе зур үсеш ала һәм популярлаша, мин дә аның бер өлеше булуым белән бәхетле.Мин иң яхшы ризыкны татарлар пешерүен, иң яхшы “КАМАЗ”ларны татарлар ясавын һәм, әлбәттә инде, иң хисле җырларны шулай ук татарлар башкаруын беләм. Мин ТМТВ Премиясе кебек әһәмиятле һәм җаваплы вакыйгада бик теләп катнашам. Сайлап алу җиңелләрдән булмаячак, ләкин җиңү иң лаеклыларга эләгәчәк. Мин Казанны яратам – бу минем туган шәһәрем. Өйдән читтә күпме генә вакыт уздырсам да, Казан минем өчен туган ягым, җир шарындагы иң матур җир булып кала. Монда минем әти-әнием, минем тамырларым, минем телем. Дөньяда татар музыкасын, татар сәнгатен белүче һәм яратучы кешеләр бик күп. Һәм мин моның белән горурланам. ТМТВ премиясенә ин яхшы татар башкаручылары дәгъва итә, аларның барысы да җиңүгә лаек. Мин барысына да уңышлар телим!Музыканың бернинди чикләре дә, кысалары да юк.Сыйфатлы булганда,аның нинди телдә башкарылуы әһәмиятле түгел, аны бөтен дөнья ничек бар шулай кабул итәчәк. Мин ТМТВ музыкаль премиясенең бер өлеше булуым белән шат. Безнең кулда җитди җаваплылык – без күпсанлы талантлы артистлар арасыннан иң яхшыларын сайлап алырга тиеш. Мин премиянең җылы һәм уңайлы атмосферада узачагына ышанам.
Алмаз Гыйлметдинов

TMTV телеканалының баш мөхәррире
Зөлфәт Хәким

татар халкының мәшһүр җырчысы, композитор, драматург, җәмәгать эшлеклесе. Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты.
Филүс Каһиров

Татарстан Республикасының атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты.
Рөстәм Исхаков

танылган кием-салым дизайнеры
Быел TMTV премиясенә 5 ел. Телеканал өчен бу зур шатлык. Шуңа күрә бу чарага без аеруча әзерләнәбез. Тантананы тагын да яктырак, тагын да кызыклырак итеп эшлиячәкбез.  Бөтен номинантларга уңышлар телим, 5 апрель көнен зур түземсезлек белән көтәм.Һәр заманның үз җырлары була. Кайбер җырлар халык күңелендә, тарихта күп еллар, хәтта гасырлар дәвамында яши. Бу – чорлар элемтәсенең бер якты күренеше. Хуш киләсез, яңа җырлар! Рәхим итегез, яңа җырчылар! Каршы алыгыз, хөрмәтле, мөхтәрәм җыр сөючеләр! Мин, Татар милли җыр мәдәнияте тарафдары буларак, җырларыбыз һәм моңыбыз – җир шарының теләсә кайсы почмагыннан һәм иң зур сәхнәләрдән яңгырарга лаеклы дип саныйм. Шәхсән үзем, моның өчен бар көчемне куям һәм ихластан туган телемдә җырларга һәм халыкка матур татар моңнарын бүләк итәргә теләгән күпсанлы җырчылар булуы белән горурланам. Мин ТМТV Премиясе кебек күңелле вакыйгада бик теләп катнашам һәм барысына да уңышлар телим.