“Казан егетләре” төркемендә үзгәрешләр. Дүрт егетнең берсе – композитор Илнат Фархуллин төркемннән китә. Бу хакта ул үзенең инстаграм челтәрендә хәбәр итте:
“Бу вакытны да сукты сәгать!.. “Казан егетләре” төркемендә җырлаган соңгы көннэрем .. Әйе, бик тә дөрес аңлыйсыз — мин төркемнән китәм!.. Чуарлы сүзләр,егетлэргэ карата начар фикерлэр көтәр кайберәүләр. Юк!.. Чын ир-егетләрчә хезмәт иттем, киткәндә дә түбәнлеккэ тошмим .. Беләм, күп сораулар туар. “Нәрсәгә?.. Нигә инде?..” — диярсез. “Казан егетләре” төркемендә мин 7 ел егетләр белән бергәлектә иҗат иттем. Җиң сызганып бергә эшләдек, бер гаилә егетләре сыман дус яшәдек!.. Рәхмәтләрем чиксез үзләренә @kazan_egetlare хэм продюсерга !.. Алар янәшәсендә зур тормыш мәктәбе үтелде!.. Мин аларга нидер бирдем хэм тапшырып калдырдым, мин алардан ойрэндем.Бөртекләп кенә саллы тәҗрибә тупланды. Хөрмәтле тамашачым, күреп тордыгыз, минем һәрчак үз сүзем уз фикерем булды хэм бар.Ялган йоз белэн сэхнэгэ чыкмадым хэр чыгышымда 100% бирелергэ тырыштым. Үзебез хэм узем иҗат иткән никадәрле җырларны сезнең хозурыгызга ирештердек, яратып кабул иттегез генә димим, басып алкышлаган чакларыгыз куп булды !.. “Казан егетләре”нең Илнатлы дәвере күңелегездә җылы хисләргә төренеп сакланачагына шикләнмим!.. Ә мин бит әле, сезнең белән саубуллашмыйм!.. Иң күңелле яңалыгымны ирештерәм — иртәгәдән мин үз юлым белэн атлый башлыйм !.. Бик күп җырлар иҗат иттем!
Мин иртәгәдән сәхнәдә автор-башкаручы!.. Бик тиздэн яңа җырларымны да ишетерсез хэм клибымны күрерсез!.. Күңелдэн чыккан жырлар,сезнен очен!.. Димәк, алга! Хәерле сәгатьтә! Күрешербез!.. Яңалыкларым әле бик куп !.. Аллага тапшырдык, дуслар!..Минем белэн калыгыз!
Сезне яратып хэм хормэт белэн ILNAT Farkhullin!.. ” дип яза ул.
Җырчыга иҗат юлында уңышлар теләп калабыз!