Кичә яшь җырчы Рүзилә Хәертдинова ТМТВ телеканалы аша тамашачыларга “Ромашка” җырына төшерелгән яңа клибын тәкъдим итте. Күпләр әлеге клипны караганнан соң Рүзиләнең сөйгәне Айдар Ракипов дип уйлаган икән – комментарийларда шулай дип язганнар. Ник дисәгез, аңлатабыз: клип башында әле бер әле икенче, төгәлрәк әйтсәң Илнат Фәрхуллин, Зөлфәт Зиннуров, Байбулат һәм Винарис җырчының йөрәген яуламакчы була. Ә Рүзиләнең исә аларга ушы китми, клип ахырында җырчы янгын сүндерүче киемендә торган Айдар Ракипов янына чыгып чаба. Утсыз төтен булмый дисәләр дә, искәртеп узыйк Рүзиләнең тормыш иптәше бар. Һәм ул Ракипов түгел.