Җырчы Инстаграм битендә видео урнаштырган. «Суган кыягы тиз үсә ул, ашый торырбыз. Ашка салып ашарга әйбәт. Хәзер кибеткә йөрергә ярамый. Бакчадан өзеп ашарбыз, эшлибез! Сезон башланды, кем нәрсә утыртты әле?» — дип сораган ул.

Күпләр Гүзәлнең бар яктан да уңган булуына сокланганнар. Берәүләр бакчадагы мичкәләргә игътибар иткәннәр.

«Илдарны эшләтегез, мичкәләрне буяп куйсын. Ялкау», — дип язган берсе.

«Илдар кебек эшчән ир булсын иде әле барысына да. Ул камерага эшләп, мактанып йөрми», — дип җавап биргән Гүзәл Уразова