Тамашачыларда Мәскәүдә яшәп, иҗат итүче Динара Ряхимованың “Серләремне җилләргә сөйлим” җырына бәйле бик күп сораулары бар икән. Җырчыга социаль челтәрләрдә “Ник син бу җырны җырлаганда елыйсың? Ул кемгә багышлана соң ?” кебек сораулар юллыйлар икән. Динара бу сорауларга җавап бирергә әле әзер түгел.. Ләкин шунысын әйтә алабыз җырның көен дә, сүзләрен дә ул үзе язган. Шулай булгач бу җыр чыннан да Динараның күңеленнән чыга дигән сүз.