Дуслар, Бөек Җиңү көненә кадәр 30 көн калып бара.⠀
75 ел – ул истәлекле дата. Әмма илдә эпидемиология вәзгыяте кайчанга кадәр дәвам итүе билгесез булу сәбәпле, без бәйрәмнең узу-узмавын төгәл белмибез.
Әмма геройларыбыз-туганнарыбыз һәм якыннарыбыз турында хәтер яшәргә тиеш. 

#ТМТВ эфирында «Без онытмабыз» акциясен уздырырга тәкъдим итәбез. Виртуаль булса да, һәлак булучыларны искә алыйк.

Безнең еmailга tv@tmtv.tatar мәгълүматны: фотосурәт, #БӨЕКВАТАНСУГЫШЫ нда катнашкан солдатның исем фамилиясе, туган һәм вафат булган көнен юллагыз.
9, 10, 11 майда #ТМТВ телеканалы эфирында сезнең геройларыгызны күрсәтәчәкбез.

Һәрберсен искә төшереп, азат итүчеләр алдында баш иярбез