Татар эстрадасының көтеп алынган чараларының берсе – ТМТВ премияләрен тапшыру тантанасы быел 5 апрель көнне уздырылырга тиеш иде. Ләкин Татарстан Министрлар кабинетының санитар-эпидемияләргә каршы комиссиясенең 13.03.2020 кабул ителгән 19нчы номерлы карары нигезендә ул 30 майга күчерелде. Оештыручылар илдәге бүгенге вәзгыятьне күз уңында тотып, тамашачылар һәм артистларның сәламәтлеген куркыныч астына куймау максатыннан Премияне 20 августка күчерергә дигән карар кабул итте.
Әлеге шәп тамаша башка еллардагыча Пирамида концертлар залында узар дип планлаштырыла.