Әлфия Шарипова күптән түгел дөнья күргән “Бер алманы бишкә бүләек” җырына төшерелгән клибының тарихын сөйләде. Съемкалар кайда һәм ничек үткән соң? “Клип төшерү дөньяда катлаулы вакытка туры килде. Барысы да диярлек мине бу сәфәргә бармаска күндереп маташты, әмма билетлар алынган иде инде, барысы да әзерләнгән, кирегә юл юк дидем мин”, дип сөйли башкаручы.
Дөньяда шундый вәзгыять булу җырчыга булышкан да әле – клип төшереләсе локацияләрдә туристлар булмый. “Без килгәндә Лиссабонда бар җирләрдә ябылган иде диярлек. Иҗат белән шөгяльләнүчегә тагын ни кирәк? Океан һәм без…” дип искә ала Әлфия.
Җырчының көне иртәнге 3:30да башлана торган була. Визажист аны 5кә кадәр бизәндерә һәм алар җыелышып кояш чыкканчы локациягә барып җитә торган булалар. Гомумән җырчыга бу съемкалар бик ошаган, һәм ул аны гомерлеккә истә калдырыр кебек.
Җырчы иҗат төркеме белән чак Португалиядә калмаган:
“Төнге икедә почтага хат килеп төште – иртәгәге рейс гамәлдән чыгарылган. Шалтыратам – беркем җавап бирми,паника башланды. Иртән иремә шалтыраттым, ул авиакомпания белән элемтәгә кереп рейслар белеште һәм могҗизалы рәвештә урыннар булып без аэропортка чаптык”.
Ул вакытта аэропортлар буш булуын, әмма аңа карамастан күңел төшенкелегенә бирелмәүләрен дә искәртә җырчы.

Әлфия Шарипова бу җырны үзе өчен бик үзенчәлекле дип атый: “Клип һәм үземнең музыкаль версиям аша җырның көчле энергиясен сезгә дә җиткерә алганмындыр дип өметләнәм!”