Яшь башкаручы Зәринә Асылкаева инстаграм сәхифәсендә тормышы хакында бер кызыклы факт белән бүлеште.
Җырчы ярты ел дәвамында Голландиянең Роттердам шәһәрендә яшәгән икән. Ул дәвердә җырчы үзе өчен хобби да булдырган: “Кешеләрне, туристларны фотога төшерә идем. Матур кадрлар артыннан янәшәдәге шәһәрләргә поездлар белән бара идем. Шул вакытта күп кенә кешеләр белән танышып, дуслаштым да,”-дип яза ул. Зәринә алар белән хәзер дә аралашып тора икән.

Шулай ук башкаручы Голландиядә кешеләрнең башка булуын да искәртә: “Башыңа капчык киеп чыксаң да була – сәерсенеп караучы юк. Анда шәхси тормышка бөтенләй катышмыйлар”, дип язган ул.

Зәринә тарихның моның белән төгәлләнмәвен дә белдергән, яңа кызыклы тарихларын сезгә дә сөйләрбез.