Татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысы – Elvin Grey яңа татуировка ясатырга булган. Бу хакта җырчы үзенең инстаграм сторисында хәбәр итте. Ул кулына тату ясаган егетне озак көтүен, нәрсә сурәтләргә кирәклеген ел буе уйлавын искәртте: «Наконец-то Рома приехал» ди Радик, тату төшерүче егеткә карап.Бу юлы җырчы татуны уң кулының арткы өлешен тулысынча каплатып ясатачак. Нәрсә килеп чыкканын Радик соңрак күрсәтергә вәгъдә итте.