Узган атанада җырчы Анастасия Макарова тамашачыларга өр-яңа клибын тәкъдим итте. Безгә ул “Туган көн” җырына төшерелгән клибының тарихын да сөйләде. Баксаң җырчы аның Доминиканада төшерергә тиеш булган икән. Ләкин планлаштырган идеяләр чынга ашмый кала – сәбәбен барыбыз да беләдер.

Теләген чынга ашыра алмаган Анастасия көне-төне елавын да яшерми: “Минем күз яшьләремннән чыланган кульяулыкларны санап бетергесез..” дип искә ала ул. Ләкин җырчы озак төшенкелеккш бирелеп утырмый – дөресрәге аны продюсеры коткара: “Настя, Доминиканасыз да шәп клип төшерәчәкбез!” дип җанландыра ул аны. «Без тамашачыга якты, кабатланмас, моңарчы булмаган клип күрсәтергә теләдек, һәм без моны башкарып чыктык та! Съемкаларның авырлыгы турында сөйләргә теләмим, алар һәр эштә дә бар.. Мин тамашачыларның эмоцияләрен, аларның фикерен генә көтәм!» дип белдерде Макарова. 

Ә сезгә клип ошадымы соң? Языгыз әле.

  • Ә сезгә клип ошадымы соң? Языгыз әле.