Татар-башкорт эстрадасының асыл буйдакларының берсе Ришат Төхвәтуллин ТМТВ премияләрен тапшыру тантанасында сәхнәдән мәхәббәт аңлатачак. Бу хакта тантананы оештыручылар хәбәр итә.Ришат мәхәббәтен кемгә, ничек, ни рәвешле аңлатуы әлегә сер булып кала…

Искәртеп узыйк, илдәге вәзгыятькә бәйле рәвештә быел ТМТВ премияләрен тапшыру тантанасы онлайн форматта узачак. Кайсы җырчының нинди номинациядә җиңү яулаячагын без 20 август көнне, 17 сәгатьтә ТМТВ телеканалы аша беләчәкбез.