Татар эстрадасына ныклы адымнары белән килеп кергән җырчы кичә тамашачыларны “Син генә” җырына төшерелгән клибы белән сөендерде.

“Клипны башта Казанда төшердек, аннары иртәнге 4тә Кама тамагына чыгып киттек. Шунда иң матур җирне табып, кояш чыкканда төшердек”,- дип сөйли Зарина.

Үз иҗаты өстендә ныклап эшләве нәтиҗәләрне күрсәтә: клип чыннан да искиткеч матур һәм сыйфатлы булган.