“Яңа йолдыз” проекты катнашучысы Әдилә Әхмәтова «Заман» татар халык җырының заманча версиясен тере тавышка башкарды. Җыр граммофонга Беренче бөтендөнья сугышы вакытында, 1916 елда, башкаручы немец әсирлегендә булганда языла, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Гитарада музыкант Ринат Насыйров уйнады.

Элегрәк, 2017 елда, Әдилә бу композицияне «Мин татарча сөйләшәм» фестивалендә башкарган иде. Шулай ук ул Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле һәм башка музыкантлар башкаруында да яңгырады.

Җырда: «Вакыт, нигә син йоклаган татарны уятмыйсың?», дигән юллар бар. Моннан тыш, анда татар халкын надан калмасын өчен кирәкле фәннәргә өйрәтү кирәклеге турында да сүз бара.

Әдилә халык җырының бөтен көчен һәм эмоциональ энергиясен бирә алды. Аның иҗатын яратучылар яңа яңгырашка лаеклы бәя бирде. «Әдилә! Афәрин», «Бик көчле җыр!» дип язды алар.

Сентябрь ахырында TatarTell хәрәкәте активистлары «Мулан» фильмыннан саундтрекның татар версиясенә клип төшерде. Җырның татар версиясен Әдилә Әхмәтова башкарды, рус вариантын җырчы Манижа, ә Кристина Агилера үзенчәлекле инглиз вариантында җырлады.