Динә Вәлиева кичә яңа клибын тәкъдим итте. Җырчы аны Дубайда төшергән. Ни өчен Дубайда төшергәннәр соң дип сораучыларга алдан ук җавап бирәбез: беренчедән җырчының ниндидер лирик урын сайларга уйлый, ә икенчедән Динәнең биредә эшләре дә була. Искә алсагыз, Динә Вәлиеваныд бар клиплары да чит илдә төшерелгән – ул аның кредосы кебек. Ләкин бу юлы клип төшерү бик җиңел генә узмый. Илдәге, гомумән җир шарындагы вәзгытьне күз алдына китерәсездер – адым саен тикшерү һәм тестлар. Турыдан туры рейслар булмау сәбәпле клипны төшерүче командага Египет аша очарга туры килә. Әле Каирда аларга 10 сәгать самолет көтәргә туры килә… Динә Вәлиева белдерүенчә аеруча Дубайда коронавирус белән бәйле тестлар катгый үтелә икән. “Без анда берничә тапкыр тест бирдек, алар туристлар һәм үз халкы өчен бик борчылалар. Бар җирдә саклану чаралары каралган”, дип искәртте җырчы. Динәне тагын бер күренеш бераз төшенкелеккә калдыра: кунакханәләрдә бушлык, аэропортта бар җир кызыллы аклы тасма белән чолганып алынган: тормыш тукталып калган кебек,” дип искә ала ул. Моңа өстәп башкаручы съемкалар уздыу өчен махсус рөхсәт алуларын да сөйләде: клипны профессионаллар белән төшердек. Аппаратура да тиешле иде – шуңа күрә, режиссерлар камералар өчен махсус белешмә алып, рөхсәт кәгазьләрен эшләттеләр. Барысын үз җилкәсенә алганнары өчен аларга аеруча рәхмәт”, дип белдерде ул.