“Москва слезам не верит”  фильмын хәтерлисезме?

Зур шәһәрдә үз урыныңны табу, уңышка ирешү өчен нинди генә юллар үтми аның геройлары. Менә без дә бүген эстрада күгендә якты йолдыз булып балкыган катнашучыларыбызның Казанны яулау тарихларын барларга булдык. Башкала аларны  ничек каршы алган. Кемнәр сыендырган? Беренче югалту һәм табышларын барларбыз.

Илнат Фәрхуллин барыр урыны булмагач, мунчада куна.

Илнат Фәрхуллинның Казан белән танышуы , аны яулавы турында берәр кызык та, кызганыч та фильм төшереп булыр иде. Ул башкалага 2007 елда килә. Һәм Нагорный  бистәсендә мунчада яши башлый. Чөнки башка барыр урыны булмый. Таныш-белеш егетләр укудан кайткач, алар белән төзелештә эшли һәм мунчада кунып кала. 2 курста тулай торакка эләгә. Миңа берни җиңел бирелмәде ди Илнат. Тик мин кул селтәп кайтып китмәдем дип горурлана. Мин Казанны бик яратам. Казан да Илнатсыз яши алмас дип елмая!

Анастасия Макарова Мәдәният һәм сәнгать институтына керә алмый

 Искиткеч көчле вокал мөмкинлекләре булган, Анастасия Макарова Мәдәният һәм сәнгать институтына керә алмый.

Анастасия Макарова Казанга мәктәпне тәмамлап 2014 елда зур хыяллар белән килә. Тик хыяллары чынбарлык белән бәрелеп чәлпәрәмә килә. Кыз мәдәният сәнгать институтына укырга керә алмый. Шуннан соң күңеле төшеп хәтта 2 ел иҗат та итми…  Минем иҗади карьерам продюсерымны очраткач башланып китте. Бу язмыш бүләге дип саныйм. Ә Казанны мин бөтен җаным-тәнем бн яратам. Ул миңа үз тарихымны язарга ярдәм итә, – ди хисле Анастасия Макарова

Алмаз Мирзаяновны алып баручы буларак чакырмагач, бармен булып эшкә керә…

Мин Лениногрскийда училищаны бетердем, – дип сүз башлады Алмаз Мирзаянов. Бөтен кеше Казанга китте. Мин дә киттем, артист буласы килде. Мин кешедән киммени дип уйладым, – дип көлә Алмаз. Лениногркийда йолдыз булып йөргән Алмазны Казанда беркемдә көтмәгән булып чыга. Баганаларга белдерүләр яза, мәҗлесләр алып барам дип сөйли…. Тик  чакыручы юк. Бармен булып эшкә урнаша. Монда ул Рифат Зарипов һәм Илфак Шиһапов белән таныша. Иҗатка кереп китүдә аларның роле зур булды ди Алмаз.

Зөлфирә Фирзәр Мортазиннан җырны үзе сорап ала

Ә тормыш иптәше Зөлфирә конкурслар лауреаты. Шуңа да карамастан уңыш озаак көттерә. Бер Сабантуйда популяр артист җырын башкара ул. Моны Фирзәр Мортазин ишетә.

  • Нишләп кеше җырын башарасың? , – ди.
  • Үземә җыр язып бирегез! Минем бит үз җырым юк. Шуңа кешенекен җырлыйм, – ди Зөлфирә.

Зөлфирәнең үҗәтлегенә шаккаткан Фирзәр Мортазин җырны язып бирә. Шул җырны тотып Зөлфирә Казанны яуларга чыгып китә.