1 апрель көнне күршем Венерага шалтыраттым, – дип сүз башлады популяр автор башкаручы Ринат Рахматуллин. Карале ирең бит Миннән 50 мең алып торган иде. Хаман кайтармый. Телефонын да алмый. Ә миңа бик тиз арада акча кирәк, кайтарсын инде, – дидем. Әй кайгыга төшкән  Венера. Ни өчен ирек бурычка кергән, нинди бәләгә юлыккан, ни өчен аңа сөйләми… Кыскасы Венераның борчылып кан басымы күтәрелеп, ашыгыч ярдәмгә кадәр чакырганнар. Бу минем өчен бик зур сабак булды. Шуннан моның ише алдаулар бн бөтенләй шөгылләнмим . Сез дә сак булыгыз дуслар, чөнки, уеннан уймак чыкмагае, – дип кисәтә Рахматуллин.