Дус кызымның туган көне март азагында. 1 апрель көне шалтырата, билгеләп үтәргә чакыра. Бизәнеп ресторанга киттем. Официантның сорау тулы карашыннан гына, беренче апрель икәнен исемә төшере. 

Ә икенче елны шул кызга, ул ошатып йөргән егет исеменнән чәчәк җибәрдем. Шунысы кызык , хәзер алар очрашып йөриләр, матур пар булдылар.  Чәчәкләрне кем җибәрүен дус кызым әле дә белми. Сез итеп сакларга булдык, – дип елмая йөрәкләрне парлаштырып йөрүенә карамастан, әлегә ялгызлар рәтендә булган Зәринә Асылкаева. 

Шаяртсагыз да, чама хисен югалтмагыз дуслар! 1 апрель белән. Елмаеп яшәгез!