Күптән түгел популяр җырчы Элвин Грей (Радик Юльякшин) һәм популяр блогер Рөстәм Нәбиев бәхәсләшкән иде. Бәхәснең шартлары мондый булган:

“31 августка кадәр Элвин Грей 10 кг га ябыгырга тиеш (86 кг нан 76 кг га)”. Әгәр ул бәхәсне оттырса, Рөстәмгә 100 000 сум бирәчәк.

Нәтиҗәдә, Элвин Грей бу бәхәсне оттырган. Ул барлыгы 7 кг га гына ябыга алган.

“Радик сүзен үти торган кеше. Бәхәсне оттыру белән үк, картага 100 000 сум җибәрде. Тик бу акчалар үзем тырышып эшләп алган түгел, җиңел килделәр һәм җиңел китәргә дә тиеш” ди Рөстәм.

Радик белән Рөстәм ул акчаны берәр балалар йортына бүләк итәргә карар кылганнар.