Яңа телевизион сезонга яңача атлап керәбез. Хәзер «Балалы солянка» тапшыруында 4 алып баручы: юморист, җырчы Рамил Шарапов, Әминә Әхмәтҗәнова, Наилә Славина һәм популяр җырчы Чәчкә!

Шул уңайдан, Чәчкәне яңа һөнәре белән котлыйбыз! Һәм сезгә аның белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

-Алып баручы ролендә үзеңне ничек хис итәсең? Ошыймы сиңа?

Алып бару миңа бик ошый. ТМТВ командасы менә дигән команда, профессионаллар. Алар белән эшләү җиңел. Ә балалар белән тагы да күңеллерәк.

Үзебезнең “Веснушки” студиябызны 5нче ел җитәкләгәч, балалар дөньясы минем өчен якын.

-Тамашачы ничек кабул итте?

Ничек кабул иткәнен әлегә төгәл генә әйтә алмыйм, чөнки тапшырулар алдан яздырыла. Концерттагы кебек, турыдан-туры тамашачы алдында җырлау түгел. Безнең тамашачылар – балалар, аларга кызыклы, файдалы тапшырулар булсын дип тырышабыз.

-Җырлау җиңелрәкме, әллә тапшыру алып баруымы?

Җырлауга караганда, тапшыру алып бару җиңелрәк.