«Яңа йолдыз» проекты ышанычыңны акладымы? Җиңеп чыгып, син яңа үрләр яуларга өлгердеңме әле?

2020 ел күпләребезгә авыр ел булды, бигрәк тә бизнес өлкәсендә. Шул вакытларда «Барс Медиа» компаниясе «Яңа йолдыз» проектын башлап җибәрде. Һәм ул бик уңышлы булды. Мондый масштаблы проектның беренче җиңүчесе була алуыма бик тә шатмын. Минем төп максатым – җиңеп чыгу иде. Бу максатка ирешүемә мин бик бәхетле!

-Бу проект сиңа нинди үзгәрешләр китерде?

Бу проект минем өчен бик зур адым. Шундый телевизион проектларда катнашырга һәм җиңәргә теләгән идем. Үзгәрешләр иҗатта гына түгел, ә тормышта да күп булды. Кемдер китте, кемдер барлыкка килде. Бер караганда, бу яхшы да, чөнки мин бер урында таптанып торырга яратмыйм. Һәрвакыт алга барам. Кем мине «үсешкә» түзә алмый, шулар тормышымнан төшеп кала. Бу нормаль күренеш.

-Гастрольләргә чыгасың киләме?

Әйе, килә. Ләкин ул өтеренә кадәр уйланылган булырга тиеш. Үземнең аранжировкаларны һәм репертуарны гына кулланып.

-1 октябрь көнне ТМТВ каналында “Яңа йолдыз” проектының 2 сезоны башланып китәчәк. Син аның кастингларын карарга барган идең. Катнашучыларның әзерлекләре ничек иде? Синнән ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче булдымы?

Төрлесе булды. Кемгәдер бу конкурс күп нәрсәгә ия, ә кемнеңдер кызык өчен генә килгәне күренеп тора иде. Ихлас күңел белән катнашканнар, конкурска үткәннәр дип уйлыйм мин.  Катнашучылар арасында, Башкортстаннан килгән танышларым да булды. Бу бик сөенечле хәбәр. Әлбәттә беренче тапкыр гына күргән кешеләр бар иде. Алар минем белән бик теләп таныштылар. Барлык катнашучыларга ярдәм итәргә тырыштым, киңәшләр бирдем. Үземнең уңай энергиям белән бүлешү – миңа рәхәтлек бирә.

-Күптән түгел синең ТМТВ продакшн белән берлектә төшерелгән беренче клибың дөнья күрде. Аны тамашачы ничек кабул итте?

Клип, без теләгәнчә, матур, ихлас килеп чыкты. Башкаларга да бик ошагандыр дип уйлыйм, чөнки татар эстрадасы өчен мондый клиплар яңалык. Тәкъдим иткән локацияләре өчен А.С.Попова исемендәге технопаркка зур рәхмәтләремне җиткерәм. 1960 елгы ретро машинаны гына арендалау ни тора иде! «Барс Медиа» компаниясе әлеге проектка бик күп тырышлык куйды. Шуңа күрә клип та матур һәм эчтәлекле килеп чыкты. «Яңа йолдыз» проектындагы җиңүем татар эстрадасы нинди дә булса яңалык алып кергәндер дип ышанам.

Әгәр без, татар эстрадасы артистлары, сыйфат өстендә тиешенчә эшләсәк, татар эстрадасын халыкара дәрәҗәгә чыгара алачакбыз.

-ТМТВ премиясендә дә катнаштың. Зур сәхнәдә чыгыш ясавы ничек булды? Дулкынландыңмы? Кызыл келәмнән үтәр өчен образыңны кем белән сайладың?

Әлбәттә бик дулкынландым һәм курыктым. Минем җырга яхшы хореография куелган иде. Ә мин җырдагы эмоцияләрне җиткерергә тырыштым. Образларны стилист белән сайладык. Образлар яңача, мода буенча булырга тиеш иде. Нәкъ шулай булды да! Һәркемнең хәтерендә калгандыр дип уйлыйм. Безнең тырышлыкларны тиешенчә бәяләп, татар һәм башкорт эстрадасы үсә башлар дип ышанып калам. Чөнки «Яңа йолдыз» проектының төп бурычы – яңа дәрәҗәгә чыгу.