Татар радиосының 20 еллыгы уңаеннан Барс Медиа компаниясе Гөлназ Сәфәрованың “Зур туган көн” концертын тәкъдим итте.

-Бу туган көнгә озак әзерләндегезме?

Әйе, озак әзерләндек. Бу елның февраль аеннан башладык. Ләкин озак итеп әзерләнсәң дә, соңгы мизгелләрдә нинди дә булса нечкәлекләре килеп чыга.

-Искәндәр Хәйруллин белән башкарган дуэтыгыз турында сөйлә әле.

Бу җырны без икебез 5 ел элек “Ике артист” проектында башкарган идек. Ә бу туган көндә яңача башкарырга булдык. Ни өчен бу җыр, чөнки мин эчтәлекле һәм шундый моңсу җырларны яратам.

-Киләчәктә сине алып баручы буларак кына түгел, ә җырчы буларак та күрә алачакбызмы?

Белмим. “Юк”, дип тә, “әйе”, дип тә әйтмим. Мин һәрвакыт бүгенге көн белән яшим. Алда нәрсә буласын күз күрер.

Әлеге интервьюның дәвамын һәм туган көннән тулы репортажны “ШоуБез” тапшыруында карый аласыз. 10 октябрь, 20:00

Марат Хафизов фотолары