5 октябрь көнне җырчы Гүзәл Әхмәтованың тәүге тапкыр әни булган көне. Кызының туган көненә ул фотосессия уздырган һәм “Кызым минем” дип аталган җыр чыгарган.

Әйтеп үтәргә кирәк, җырчы хәзер ире белән бергә түгел. “Ул яхшы әти, аның өчен рәхмәт. Тик һәрберебезнең үз юлы, үз тормышы”, дип әйтә Гүзәл.

Кыз кеше әтисе белән аралашып тора. Туган көнен дә алар барсы бергә җыелып үткәргән.