Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның яңа хоббие барлыкка килгән. Ул милли киемдәге курчакларны җыю белән шөгыльләнә башлаган.

-Коллекциягездә ничә курчак җыелды инде?

Әлегә якынча 25 курчак бар.

-Курчак җыю идеясы каяндыр барлыкка килдеме яисә төрле җирләргә концерт куярга барган саен биреп җибәрәләрме?

Бүләк тә итәләр. Тик гадәттә курчакларны үзем сатып алам. Мин бит нәкъ менә милли киемдәге курчаклар җыям. Шулай ук элекеге, борынгы әйберләр яратам, аларны да үз коллекциямә җыеп барам.