Грандиоз “Татар җыры” фестивале узып китте! 

Россиянең һәм Татарстанның танылган җырчылары, популяр җырлар, кабатланмас татар моңы, Илһам Шакиров исемендәге концертлар залын гөрләтте!

Җырчылар лаеклы “Алтын барс”ларын алды!

“Барс Медиа” компанияләр төркеменең директорлар советы рәисе Гәрәев Камил Мәүлет улы Татарстан халык язучысы, драматург Зөлфәт Хәкимгә “Афоризмнар, фикерләр” яңа китабының беренче үрнәген бүләк итте. 

“Татар җыры” фестиваленнән фоторепортаж тәкъдим итәбез.