Ул кыз икенче планетадан!

Мондый хәл Олимпиада тарихында беренче тапкыр!

Рәсәйнең 15 яшьлек  фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева берьюлы 4 рекорд куйды!

Яшь спортсмен кыз командага 10 бал китерде! Шул рәвешле Рәсәй командасы фигуралы шуу буенча Олимпия командасы турнирында җиңү яулады!

“Бу минем балачак хыялым. Миңа 3 яшь булганда, “Олимпия чемпионы булачакмын”, дип әниемә сөйли идем”, ди Камилә Вәлиева.

Камиләгә 3 яшь булганда, ул нәфис гимнастика, балет һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнгән.

Кечкенә кыз тырышлыгын, максатчанлыгын күрсәтә белгән.

Камиләгә 6 яшь булганда, аның әти-әнисе кызлары Мәскәү шәһәрендә шөгыльләнергә тиеш дип карар кылган.

Зур калада Камиләгә өч тренер алыштырырга туры килгән.

Әгәр 2018 елның җәендә Этери Тутберидзе бу кызны үз командасына алмаган булса, Камилә бию белән генә шөгыльләнер иде.

Танылган тренер Этери Тутберидзе Камиләне күпкырлы талант иясе дип саный.

Яшь булуына карамастан,  Олимпия сезонында барлык рекордларны куйды!

Камилә, сине бәхетле киләчәк көтсен! Без синең белән горурланабыз һәм сине яратабыз!

Пекин Олимпиадасында хатын-кызлар арасында ялгыз шууда ирекле һәм кыска программалар буенча нәтиҗәләр:

1. Анна Щербакова (Россия) — 255,95

2. Александра Трусова (Россия) — 251,73

3. Каори Сакамото (Япония) — 233,13

4. Камила Валиева (Россия) — 224,09

5. Вакаба Хигучи (Япония) — 214,44

6. Ю Ен (Көньяк Корея) — 213,09

7. Алиса Лью (АКШ) — 208,95

8. Ким Йе Лим (Көньяк Корея) — 202,63

9. Луна Хендрикс (Бельгия) — 206,79

10. Мэрайя Белл (АКШ) — 202,30

Мәгълүмат чыганаклары: https://vm.tiktok.com/ZSe7QgHvm/ һәм https://tatar-inform.tatar/