Татар эстрадасы җырчылары Инстаграм ябылу белән бәйле фикерләрен җиткерде.

ЛИЛИЯ ХӘЙРУЛЛИНА: “ЯРАКЛАШАБЫЗ ҺӘМ АЛГА БАРАБЫЗ!”

 “Инстаграм бетә дигәч, мин башта ышанмадым. Чөнки бу безнең көндәлек тормышка әйләнде. Аеруча минем өчен бу төп эшләремнең берсе иде. Җырчы буларак та, блогер буларак та – инстаграмм төп мәйданнарның берсе иде.

Хәзер беркемгә дә сер түгел инде. Күп кеше VPN программасы аша утыра. Тик ул программа кемдәдер бар, кемдәдер юк. Инстаграмда утыручыларның кимегәне сизелә.

Инстаграмнан кала, хәзер киредән Вконтакте төркеменә күчтем. Һәм телеграмм каналым бар. Аны 2019 елдан бирле алып бара башлаган идем, хәзер тагын да активлаштым.

Инстаграмның бетүе бик начар. Кешеләр төрле кызык видеолар\фотолар карый алмаудан түгел, ә күп кешенең бизнесы\шөгыле шушы инстаграмм белән бәйле иде. Мәсәлән, кешеләр өйдә торт пешереп саталармы, кече бизнеслары бармы, хәтта зур бизнес та инстаграмм белән бәйле булды.  Ә хәзер бик күп мөмкинлекләр киселде.

Минем кәефем бик төште. Шуңа да карамастан, оптимист булып калырга тырышырга кирәк. Һәр ситуациядән дә чишелеш бар. Шуңа күрә яраклашабыз һәм алга барабыз!”

ЧӘЧКӘ: “БЕРӘР ҖАЕ ЧЫГАР ДИП УЛЫЙМ”

“Инстаграм бетүенә ышанасы килми, берәр җае чыгар дип уйлыйм.

Инде чыннан да бетә калса, подписчикларыма рәхмәт әйтер идем. Ничә еллар минем белән булганнары өчен!

Вконтакте челтәрендә дә официаль битем бар минем (Чәчкә Габдулхакова). Параллель рәвештә шул битне алып барам. Фото-видеоларны урнаштырам. Югалышмабыз әле.

Иң мөһиме илләр тыныч, барыбыз да исән-сау булыйк!”

АЛСУ ФАЗЛЫЕВА: “СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘР МИҢА ЭШ ӨЧЕН ГЕНӘ”

“Инстаграм бетә дигәч, бетсә бетсен дип уйладым. Чөнки инстаграммда дөрес мәгълүматка караганда, дөрес булмаган мәгълүматлар күбрәк кебек тоела миңа.

Хәзерге вакытта бер социаль челтәрдә дә юньләп утырмыйм, вакытым юк. Минем өчен социаль челтәрләр кемнедер карап утырыр өчен түгел, ә эш өчен генә кирәк. Әгәр инстаграмм бетсә, кирәк булса Вконтакте төркеменә кире кайтып, аны тагын да ныклап үзләштереп, шуны үстерербез”.

ЗӘЙНӘП ФӘРХЕТДИНОВА:БЕЗ ИЯЛӘШКӘН МӘГЪЛҮМАТИ ҮЗӘК БИТ УЛ”

“Инстаграм бетү бер дә яхшы хәбәр түгел инде. Без ияләшкән мәгълүмати үзәк бит ул. Барлык яңалыкларны да шунда куеп барасың.

Инстаграм бетү озакка булмас дип әйтәсе килә. Нәрсә генә булса да, кабат хәлләр уңайланыр дип өмет итәбез.

Вконтакте челтәрендә үз битем дә, группам да бар. Анда минем һәрвакыт мәгълүматлар чыгып килә иде инде. Телеграммга да күчтем, әкренләп язылучыларым күбәя. Һәм одноклассники челтәрен дә онытканым юк, шулай үк барлык мәгълүматләр анда да чыгып бара. Алла бирса барсы да әйбәтләнер дип өметләнеп калам”

ЛӘЙСӘН ГИМАЕВА: “НЫКЛАП ВКОНТАКТЕ ЧЕЛТӘРЕНӘ КҮЧӘРБЕЗ ДИП УЙЛАП ТОРАБЫЗ”

“Башта ышанмадык, аннан аптырадык, куркып та калдык. Чөнки бөтен эш, бөтен тормыш шул инстаграмда иде бит. Җырлар, ссылкалар, вайннар караулар (просмотр)…

Инстаграм – безнең халык белән беренче аралашу сайты булып торды. Ә болай безнең Вконтакте челтәрендә безнең рәсми төркем дә, шәхси битләр дә бар. Әлегә инстаграммга VPN приложениесы аша кереп була. Әгәр инде инстаграмм чыннан да бетсә, без ныклап Вконтакте челтәренә күчәрбез дип уйлап торабыз. Чөнки телеграмм ул җырлар куя торган сайт түгел, ул күбрәк аралашу өчен дип беләбез. Ә Вконтактеда безнең элекеге вакытлардан кушылган дуслар, группалар, чатлар бар”.