Язучы-прозаик, драматург, шагыйрь һәм эстрада җырчысы Зөлфәт Хәким кабат сәхнәгә әйләнеп кайтты!

20 апрель көнне “Сәйдәш” мәдәният йортында “Барс Медиа” компаниясе Зөлфәт Хәкимнең зур иҗат кичәсен тәкъдим итте.

Сәхнәдә Зөлфәт Хәким иҗат иткән онытылмас һәм кабатланмас легендар хит җырлар яңгырады. Алар арасында “Нәрсә булды сиңа бүген?”, “Газиз халкым”, “Маскарад”. Шулай ук артист яңа җырлары белән дә куандырды. Мәсәлән, “Хәерле көн”, “Дюссельдорф-Казан” һәм башкалар.

Чакырылган кунаклар арасында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева, Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова һәм Эльмира Кәлимуллина, “Татар җыры XX” лауреаты Сәидә Мөхәммәтҗәнова, Татарстанның атказанган артисты, актриса Зөлфия Валеева, Мәгъсүт Юлдашев һәм башкалар бар иде. Алар Зөлфәт Хәкимнең җырларын һәм әсәрләреннән өзек башкардылар.

Концертның тулы версиясе тиздән ТМТВ каналында чыгачак.

Узган ел җәй көне ТМТВ продакшн командасы Зөлфәт Хәкимнең “Елга” җырына клип төшергән иде.
Клипны ТМТВның ютуб каналында карарга була. https://www.youtube.com/watch?v=kqZ4VwRnn2s