26 май көнне Казанның “Татнефть-Арена” боз сараенда “Татар радиосы”ның 20 яшьлек юбилей концерты гөрләп узып китте.

2000 елда үз эшен башлап җибәргән “Татар радиосы” радиостанцияләр челтәре, хәзер Рәсәйнең иң эре милли радиостанцияләрнең бишлегенә керә. Заманча радиотапшырулар һәм татар шоу-бизнесы үстерү мәйданчыгы булып санала.

Әлеге грандиоз чараның алып баручылары Гөлназ Сәфәрова, Айрат Ильясов, Зөлфәт Зиннуров, Булат Бәйрәмов һәм Рамил Шәрәфиев булды. Концерт ТМТВ каналында турыдан-туры эфирда күрсәтелде.

Юбилей концертында татар эстрадасы метрлары Зөлфәт Хәким, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Элвин Грей, Әнвәр Нургалиев, Иркә, Рифат Зарипов, Данир Сабиров, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин һәм башкалар катнашты.

360 градуслы сәхнә, меңләгән киловат тавыш, экслюзив чыгышлар тамашачаны шаккатырды!

Марат Хафизов фотолары