15 июнь “Башкортстан” дәүләт концертлар залында “ТМТV” музыкаль телевизион премиясен тапшыру тантанасы гөрләп узып китте!

Тарихта беренче тапкыр премия географиясен 2 республикага киңәйтеп, Уфа шәһәрендә үткәрелде. “ТМТV” телеканалы сыннары лаеклы татар һәм башкорт җырчыларына тапшырылды.

Тантана традиция буенча кызыл келәмнән башланып китте. Татар һәм башкорт эстрадасының популяр җырчылары тамашачыны үзләренең образлары белән шаккаттырырга тырышты. Кызыл келәмдә артистларны ТМТВ телеканалы алып баручылары Назлыгөл Сөнгатова белән Байбулат Фасахов көтеп тора иде. Алар җырчыларга кызыклы, четрекле сораулар бирде. Кызыл келәмнең тарихын искә алсак, Казан шәһәрендә йолдызларыбыз үзләрен кыюрак тотканын әйтергә мөмкин. Игътибарлы тамашачы төрле елларда “ТМТV” премиясендә җырчы Иркәнең зур доберман (эт токымы) белән чыкканын, Лилия Хәйруллина исемле яшь блогер җырчының, гомумән, халат һәм сөлгедә чыкканын хәтерли. Ә бу елгы премиядә иң кыю образ белән ТМТV телеканалының алып баручысы Рамил Шарапов аерылып торды. Белгәнебезчә, пандемия вакытларында (2020 еллардан башлап) артист “Шәрәпҗан” дигән образ уйлап тапкан иде. Әлеге образ күпләрнең күңеленә хуш килде. Һәм быелгы премиядә дә Шәрәпҗан үзе кызыл келәмнән үтте.

Концертлар сезоны булуына карамастан, ажиотаж зур булды. Кассадагы билетлар 2 атна эчендә сатылып беткән иде. Уфа тамашачысы һәр җырчыны да бик җылы каршы алды, көчле алкышларга күмде.

Әлеге тамаша татар һәм башкорт дуслыгына багышланган иде. Кичәне Татарстанның һәм Башкотрстанның халык артисты Айдар Галимов ачып жибәрде.

Тантананы ТМТV телеканалының популяр йөзләре алып барды. Өч бер-берсенә охшамаган пар кич буе тамашачыны кыздырды. Алар арасында Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова һәм шоумен Айрат Ильясов, TMTV каналының алып баручысы Булат Бәйрәмов һәм аның тормыш иптәше, җырчы, блогер Ләйсән Гимаева, Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы Рифат Зарипов һәм TMTV телеканалының алып баручысы Рамил Шарапов иделәр.

Әлеге грандиоз чара Уфа шәһәрендә беренче тапкыр үткәрелде һәм зур аншлаг белән узды. Жэй концерт сезоны булмаса да , кассадагы билетлар рекордлы  2 атна эчендә сатылып беткән иде.  Тамаша залына элэгэ алмаучылар  премияне ТМТВ телеканалы аша туры трансляциядэ карый алды. 

Уфа тамашачысы һәр җырчыны да бик җылы каршы алды, көчле алкышларга күмде. ТМТВ премиясе сыннарына лаек җырчылар арасында тамашачы яратып өлгергән  Элвин Грей , Рифат Зарипов, Гөлназ Асаева, Иркә, Алсу һәм Азат Фазлыевлар , Ризат һәм Зинира Рамазановлар исемнәре белән беррәттән бик күп яңа исемнәрне дә ишетте.

ТМТV премиясенә ия булган җырчылар:

Илнат Фәрхуллин

Филүс Каһиров

Иркә

Әнвәр Нургалиев

Зинира һәм Ризат Рамазановлар

Сәидә Мөхәммәтҗәнова

Алсу һәм Азат Фазлыевлар

Аида

Ильвина

Гүзәлем

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар

Фирүзә

Ләйсән Гимаева һәм Таңсылу

Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов

Гүзәл Гәрәфиева

Зәринә Асылкаева

Азалия Валеева

Диана

Ринас Шиһапов

Лилия Гиматдинова

“Караш” төркеме

Артур Минһаҗев

Гөлназ Асаева

Арслана

Ринат Гыйльфанов

Ябай Малай

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар

Элвин Грей

Рифат Зарипов

Айдар Галимов

Рамил Шарапов – Шарапҗан

Радик Динәхмәтов