18 август Казан Гаилә Үзәге «Чаша»да зур OPEN AIR булып узды! “Барс Медиа” группасы һәм “Татар радиосы” Казан халкы өчен ачык һавада зур концерт оештырды!

“Татар радиосы”ның туган көне уңаеннан үткәрелгән әлеге грандиоз чараны “Татар радиосы” ди-джейлары үзләре алып барды.
Бәйрәмне “Балалы солянка” хит-парады катнашучылары, “Балалар премиясе” лауреатлары башлап җибәрде. Наилә Славина, Җәмилә Асадуллина, Rayana Magic, Айза, Милина Хәйруллина, Мәдинә һәм Әминә Расуловалар, Элина Чеботарева, Алия Төхвәтуллина чыгыш ясады. Кечкенә йолдызчыклардан соң сәхнәне үзләренең хит җырлары белән популяр җырчылар гөрләтте. Алар арасында Илнат Фәрхуллин, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Ләйсән Гимаева, Булат Бәйрәмов, DJ Радик һәм Айрат Сафин, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Марат Яруллин, Ильмира Нәгыймова, Илшат Сафин, Шарапҗан, Ильвина һәм башкалар.
Концерт барышында бүләкләр дә уйнатылды. Тамашачылар уеннарда бик актив катнашты.
Бәйрәмнең махсус кунагы – Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев булды. “Без бергә! Татар радиосы афәрин!”, дигән сүзләр белән, Фирдүс тамашачыларга үзенең хит җырларын бүләк итте!

«Барс Медиа» компаниясенең директор вазыйфаларын башкаручы Зәринә Шакирова әйтүенчә, Барс Медиа – балалардан башлап зур артистларга кадәр иҗат өлкәсендә үсәр өчен бертигез мөмкинчелекләр бирә. “Һәрберсенең үз амплуасы, үз тамашачысы, үз җыр тарихы бар. Төрле жанрдагы артистлар өчен “Барс Медиа” компаниясенең ишекләре һәрвакыт ачык” дип белдерде Зәринә Зиннуровна.